Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәренең татар мәхәлләсе тарихы

Идел Болгарстанында ислам кабул ителүнең 1100-еллыгына багышлана.

XVIII гасыр ахырында Россия империясендә хакимият җирләре үзгәртеп корыла. Шул уңайдан, 1780 елның 11 сентябрендә чыккан Югары указ белән Вятка наместниклыгы билгеләнә. 

Яңа административ берәмлек составына моңа кадәр Казан өязенә караган күп кенә торак пунктлар тапшырылган була, шул исәптән сарай авылы булып саналган Алабуга да. Шул ук указ белән «аларга өязләрне яздыру өчен шәһәр булсыннар дип билгеләнгән барлык шул авылларның атамасын шәһәр дип үзгәртергә» кушыла. 

Элекке авылның даими планы булмаган. Кәкре урамнар буйлап, җирле крестьяннарның өйләре таралып утырган. 1784 елда Алабуганың беренче генераль планы расланган. Ул план буенча, аңа кадәр торган өч агач чиркәүдән башка, бөтен корылмаларны сүтеп, йортларны тигез рәткә салырга ниятләгәннәр. Булачак шәһәр Шәһәрлек, Мәскәү һәм Кече Покров урамнары белән чикләнгән. Крестьяннарны билгеләнгән чикләрдән күчерергә карар иткәннәр. Шәһәргә дип бүлеп бирелгән җиргә сәүдәгәр һәм мещан булып язылырга теләүче кешеләрне урнаштырырга булганнар. Екатерина Икенче идарәсенең соңгы ун елында татарларга һәм мөселманнарга каршы изү йомшара төшкәч, ачылган мөмкинлекләрдән ислам тоткан татарларга да файдаланып калырга рөхсәт иткәннәр.

Хәер, Алабуга чын сәүдә шәһәренә әверелгәнче, күп вакыт кирәк булган әле. Ә 1780 елда Алабугада «сәүдәгәрлек һәм мещанлык булмаганга», шәһәр магистраты ачылмый калган. Ул 1798 елда гына оешкан, ике бургомистрдан: Василий Вавилов һәм Василий Шишкиннан, тагын 4 ротмистрдан: Василий Бусыгин, Степан Могунов, Петр Родознаев һәм Назыр Альметевтан торган.

Беренче алабугалы сәүдәгәрләр арасында Алабуга өязе Иске Юраш авылының йомышлы татарлары, бертуган Балта, Әмин, Әмир, Назыр һәм Бәшер Альметевлар булган. 1794 елда алар сәүдәгәрлеккә язылып, Вятка наместниклыгы идарәсе указы буенча, икенче гильдиягә язып куелганнар. Ул вакытта ук аларның хәлле булганнары шик тудырмый: өлкән абыйлары өч хатын белән торган, икенчесе һәм уртанчысының икешәр һәм кече туганнарның икесендә дә берәр хатын булган. Алабуганың татар мәхәлләсенә, балалары белән бергә 26 кеше исәпләнгән шушы гаилә нигез салган да инде.

Шул рәвешле, 200 елга якын сарай вилаяте булып торган, рус крестьяннары яшәп утырган Алабуга, яңа сыйфатка күчә башлый — күпмилләтле һәм күпкатлаулы өяз шәһәре була бара. Шуңа охшаш күренеш ул заманда элек-электән татарлар яши торган җирләрдә урнашкан күп кенә мәгърифәтле өяз шәһәрләренә хас була. Мәсәлән, нәкъ шул ук вакытта күршедәге Мамадышта мөселман җәмгыяте барлыкка килә.

Алабуганың татар мәхәлләсе мөселманнар белән тулыланып торган. 1839 елда Алабуга өязенең Кодаш авылыннан авыл мулласының улы Әхмәтситдыйк Фәтхулла улы Мәсәгутов (Әхмәтситдыйк Фәтхуллин) Алабугага күчеп килгән, ул балаларны укырга-язарга һәм мөселман хокукына өйрәткән. 1845 елда җирле татар җәмәгатьчелеге Алабугада указлы мулла вазифасын булдыруга ирешеп, үзләренең укытучысын шунда сайлап куйган. 
Бу вакыйга 1845 елдан Алабуга шәһәренең шәһәр төзү өчен мәйданны арттыру зарурлыгы белән бәйле генераль планын эшләү белән туры килә. Урынны ике тапкырдан да артык зурайтырга ниятлиләр. 1846 елда расланган шул планда мәчетле Татар бистәсенә һәм мөселман зиратына урын билгеләнә. 

Җәмигъ мәчете барлыкка килгәнче, мөселманнар күмәк намазга "дога йорты"нда җыела торган булган, 1845 елга ул инде намаз укырга теләүчеләрнең барысын да сыйдыра алмаган. Базар көннәрендә һәм рекрутларны җыйнаган чакларда, аеруча кеше күп йөргән. Әлеге дога урыны указлы мулла йорты алдында урнашкан.

1860 елда Вятка губерна идарәсеннән Җәмигъ мәчетен салырга рөхсәт алына, әмма таш нигездәге агач мәчет проекты 1867 елда гына раслана, һәм ул 1869 елда төзелеп бетә. Шунысына игътибар итәргә кирәк, 1784 елдагы генераль планда, хәлләрнең гаҗәеп агышы буенча, Алабуганың аркылы урамнары Мәккәгә карап торган итеп билгеләнгән, 1846 ел планында да аларның юнәлеше үзгәрми. Бу үз чиратында мәчеткә шәһәр төзелешендә камил урнашырга мөмкинлек бирә. Мәчетне төзегәндә генераль планнан бераз тайпылу да күзгә ташлана: анда ул Мәскәү урамы буйлап, шулай да мәчет аңа перпендикуляр тора.

1892 елда Әхмәтситдыйк Мәсәгутов вафат була. 1894 елда яңа указлы мулла итеп Чистай өязенең Кыр Шанталасы авылыннан мулла улы Әхмәтзәки Хуҗахановны сайлыйлар. ХХ йөз башына мәхәллә шулкадәр үсә, мәчеткә кеше сыймый башлый. 1913-1914 елларда мәчеткә янкорма планы раслана, аның буенча, мәхәллә төгәл ике тапкыр зураерга тиеш була. 

1917 елда Әхмәтзәки Хуҗаханов җирле газетада Алабуга шәһәр Думасына кандидатлар арасында телгә алына. Шуннан бирле эзе югала. Күрәсең, ул Оештыручылар Җыены яклы булган һәм, 1918 елның февралендә большевикларның корбаны булырга, шәһәр элитасы белән бергә атып үтерелгән булуы да мөмкин.
(Дәвамы бар)
Ленар Мифтах

Фото:
Мәчет һәм Һөнәр училищесы. / ФОТО: АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ МУЗЕЙ-ЯДКАРЬЛЕГЕ ФОНДЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев