Алабуга спортчылары җиңү белән кайтты
Ярышлар Чаллыда һәм Теләчедә узды.
26-27 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ирекле көрәш буенча егетләр арасында Ачык Беренчелек үтте.
Алабуга данын 20 спортчы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын — Федоров Радмир, Степанов Ильяз, Оруджеев Али
2 урын — Гурманов Сәлим, Семенов Ростислав, Гурбанов Омар
3 урын — Зигануров Замир, Семенов Никита, Томилов Даниил, Гурбанов Исмаил
27 ноябрь көнне Теләче авылында М.М. Сафин истәлегенә 2006 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында «Баландыш» Кубогына Теләче районы шәхси-команда беренчелеге булып узды. Алабуганы 6 көрәшче тәкъдим итте. Спортчыларның тренерлары Рим Кавиев һәм Илнар Галимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев