Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга спортчылары Әлки районында узган билбау көрәше буенча ачык турнирда алдынгы урыннарны яулады

Алабуга данын 2нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче биш спортчы яклады.

Әлки районында 2002-2004 елгы һәм 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ачык турнир узды. 
Алабуга данын 2нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче биш спортчы яклады. Турнирда Татарстан Республикасыннан 16 район катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар түбәндәге урыннарны яулады:
1 урын — Алена Воложанина (85 килограммнан артык авырлык категориясендә);
1 урын — Алексей Щербаков (85 килограммнан артык авырлык категориясендә);
3 урын — Данияр Сәлимуллин (85 килограммнан артык авырлык категориясендә);
3 урын — Кәрим Галин (85 килограммнан артык авырлык категориясендә);
5 урын — Мөхәммәд Кадыйров (55 килограмм авырлык категориясендә).
Тренерлар: Рим Кавиев һәм Илнар Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев