Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга студентлары – Оксфорд стипендиясе ияләре

Мактаулы бүләкләргә Эльмира Каракеян, Рушания Мөхәммәдиева, Йолдыз Садриева һәм Яна Солуновалар лаек булды.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр Филология һәм тарих факультетының берьюлы дүрт студенты Россия Оксфорд фонды стипендияләренә конкурсның финалына чыкты, ә йомгаклау этабында җиңүчеләр дә булдылар.
Кызлар рус теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары — профессор Дания Сәлимова һәм доцент Галина Божкова җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнде. Барлык конкурсантлар да Галина Николай кызы алып барган «Балалар һәм яшүсмерләр укуы даирәсенә керүче язучыларның иҗади индивидуальлеге» дигән студентлар фәнни түгәрәге эшендә актив катнашты. Укытучылар студентларның тырышлыгын, хезмәт сөючәнлеген, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән бик кызыксынуларын билгеләп үтә. Шуның аркасында студентлар уңышка ирешкән дә инде.
Стипендия ияләре үзләренең җиңүләре турында болай дип сөйләде. 
— Студентларның үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәтеп, лаеклы бүләк ала алуы бик куандыра. Мондый мөмкинлек өчен Россия Оксфорд фондына зур рәхмәт! Әти-әниләргә, фәнни җитәкчебез Галина Николаевна Божковага һәм безнең Алабуга институтына да ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә, — ди 4нче курс студенты Эльмира Каракеян.
— Катнашудан баш тарту турында уйлап, ул турыда сүз башлаганда, Галина Николаевна бары тик елмаю белән җавап бирде. Шуны аңладым: бу кеше миңа мин үз-үземә караганда да ныграк ышана. Шулай итеп, карар кабул ителде, документлар тапшырылды, һәм уңай җавап та килде! Сөенечемнең иге-чиге юк иде. Агымдагы уку елына планнарда фәнни эшчәнлекне дәвам итү, шулай ук «Балалар һәм яшүсмерләр укуы даирәсенә керүче язучыларның иҗади индивидуальлеге» балалар иҗади берләшмәсе эшен камилләштерү, — дип сөйләде 4нче курс студенты Рушания Мөхәммәдиева.
—Алыштыргысыз һәм хөрмәтле фәнни җитәкчем Божкова Галина Николаевнаның даими ярдәме һәм хуплавы Алабуга язучысы Д.И. Стахеев иҗаты буенча курс эшен яза башлавыма, шулай ук кыска вакыт эчендә күп кенә мәкаләләр бастыруыма этәргеч бирде. Галина Николаевна минем потенциалны ачты, сәләтемне тиешенчә бәяли һәм дөрес юнәлеш бирә алды. Хәзер ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, яңа үрләрне яуларга кирәк! — дип уртаклашты уй-фикерләре белән 5нче курс студенты Йолдыз Садриева.
Студентлар фәнни-тикшеренү эшен алга таба да дәвам итәргә ниятли һәм аларның үрнәге вузның башка студентларын да абруйлы конкурсларда катнашырга рухландырыр дип өметләнә.
КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев