Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга табиблары 9нчы каттан егылып төшкән яшүсмерне коткарган

Вакыйга июльдә булган.

Алабуга табиблары 9нчы кат балконыннан җиргә егылып төшкән үсмернең гомерен саклап кала алган. Гадәттән тыш хәл июльдә үк була, дип хәбәр итә Алабуга үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте. 

Егылганнан соң үсмер җитди җәрәхәтләнә: сөяк системасы берничә урыннан сына, эчке органнарына зыян килә, күп кан югалта.

Балага үз вакытында ярдәм күрсәтелә, бу, үз чиратында, аның гомерен саклап кала. Ашыгыч рәвештә ясалган операциядән соң, аны ДРКБга күчерәләр.

Август азагында күптән көтелгән яңалык килә: яшүсмерне реанимациядән ДРКБның реабилитация бүлегенә күчерәләр.

Фото: АҮРХ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев