Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга травматологы кышны имгәнүләрсез уздыру турында сөйләде

Хәзерге вакытта тюбинглар аеруча куркыныч чыганагы булып тора, дип табиб.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең травматолог-ортопед табибы Иван Барсуков кышкы чорны ничек исән-имин үткәрү турында сөйләде.

− Кышын юлларда егылулар аркасында, имгәнүләр һәм аяк-кул сыну, баш сөяге-ми җәрәхәтләре ешая. Барыннан да бигрәк, куллар, күбесенчә, җилкә буыны, калак сөяге зыян күрә. Бала яисә өлкән кеше кулларын алга сузып егылганда, шулай була. Кайбер очракларда, операция дә ясарга туры килә, − ди табиб. 

Балалар бик актив, хәзерге вакытта тюбинглар алар өчен аеруча куркыныч чыганагы булып тора. Чанадан аермалы буларак, аның белән идарә итеп булмый. Тюбинг белән шуганда, бик тә сак булырга кирәк. Беренчедән, тюбинглар өчен махсус җайланган шугалак тау билгеле бер авышлыкта, 
Һәм кырыйлы булырга, аста туктау өчен җитәрлек урын булырга тиеш. Нигездә, балалар түмгәкле, тигезсез урыннарны сайлап шуа. 

− Тюбингта утырган бала түмгәккә бәрелсә, тюбинг сикереп куя да, бала кулларын ычкындыра һәм тюбинг кырыйга оча, ә бала арт санына егыла. Умырткалык кискен бөгелеп, компрессияле сыну барлыкка килә (табигый умырткалар сытыла яисә умырткалыктан чыга). Шулай ук еш кына тюбинг әйләнеп каплана да, балалар төрлечә имгәнә. Чананы борып була, ә тюбинг инерция буенча шуа. Статистикага күз салсак, көн саен безгә "ватрушка"дан зыян күргән 6-8 бала мөрәҗәгать итә. Бәхеткә, быел андый очраклар булмады, − ди Иван Сергей улы.

Игътибар! Сез яисә балагыз егылган очракта, шундук торырга маташмагыз, башта имгәнүләрнең юклыгына ышаныгыз, аннан соң гына, сакланып, торып басыгыз. Егылганнан соң көчле авырту сизелсә, кул-аяк имгәнгән булса, башыгыз әйләнсә, укшытса, кичекмәстән табибка барырга кирәк! Үзлегегездән дәваланырга ярамый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев