Алабуга тукталышларында август ахырына кадәр 24 видеокүзәтү камерасы куелачак
Бу хакта район башлыгы Рөстәм Нуриев үз телеграмм-каналында хәбәр итте.
Алабуганың җәмәгать транспорты тукталышлары янында 6 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган инде. Бу «Имин шәһәр» илкүләм проекты кысаларында эшләнде. Август ахырына кадәр тагын 24 камера кую планлаштырыла.
Ел ахырына кадәр барлыгы 38 камера урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев