Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга тукталышларында видеокамералар куячаклар

Алабугалылар тукталыш павильоннарының торышына зарлана.

Мәсәлән, Галиәсгар Камал урамындагы тукталыш павильоны түбәсенең бер өлеше һәм ян стеналары юк, тукталыш тирәсендә чүп-чар ята, чөнки чүп савытлары куелмаган. Билгеле, яңгыр һәм җилдән мондый корылма сакламаячак. Без башкарма комитетыннан тукталыш павильоннарының торышы өчен җавап бирүчене белештек һәм кайчан яңартылачагын сорап мөрәҗәгать иттек.

АМР Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илназ Миңнебаев аңлатып узганча, Галиәсгар Камал урамындагы тукталыш павильоны 1 сентябрьгә кадәр яңасына алыштырылырга тиеш. Тагын бер ватылган павильон Болгар урамында урнашкан. Аның түбәсе һәм эскәмиясе ватылган. Аны киләсе елга алыштырырга ниятлиләр.

Павильоннар торышына килгәндә, алар белән «АМР төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» шөгыльләнә. Бу хакта без «АМР төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МУП директоры Валерий Исаев белән сөйләштек.

— Безнең ишегалды җыештыручыларыбыз гел эштә. Чүп-чар җыештырылуга, ул кабат барлыкка килә — кешеләр үзләреннән соң чүп-чарны теләсә-кайда калдыра. Игълан, белдерүләрне да гел ябыштыралар: чистартабыз, икенче көнне тагын ябыштырылган була. Ватылган павильоннарны үз хисабыбызга ремонтлыйбыз. Чүп-чарга килгәндә, ул даими җыештырыла, бигрәк тә шәхси секторда, ләкин йортларда яшәүче халык үзе шунда чүп ташлый, — дип җавап бирде Валерий Исаев.

Алабугалыларның канәгатьсезлеге, әлбәттә, аңлашыла, әмма тукталыштагы начар күренеш, чыннан да, аларның эше. Әмма тиздән тукталыш павильоннары күзәтү астында булачак — аларда видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. 

Әлегә видеокамералар алты тукталышка куела. Алабуга МРУЭС башлыгы Айдар Фатыйхов хәбәр иткәнчә, проект төзелгән, бу җәйдә урнаштырачаклар. Мондый чаралар вандализмны бетерергә ярдәм итәр.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, камераларны барлык тукталышларда да урнаштырырга кирәк, өстәвенә, кадрга якын-тирә территория дә эләгергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев