Алабуга уңай мохитле шәһәрләр рейтингында
Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2020 ел нәтиҗәләре буенча уңай мохитле торак пунктлар рейтингын төзегән.
Алабуга уңай мохитле торак пунктлар рейтингына керде. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2020 ел нәтиҗәләре буенча уңай мохитле торак пунктлар рейтингын төзегән. Шәһәр мохитенең сыйфат индексы — ул шәһәр мохитенең балларда үлчәнә торган торышы күрсәткече. Һәр шәһәр 360 балл җыя ала (36 индикатор).
50-100 мең кеше яшәгән шәһәрләр арасында Саратов өлкәсе 195 балл белән 38нче урынны алды. Минераль Сулар (Ставрополь) һәм Алабуга (Татарстан) да шундый ук күрсәткечкә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев