Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучылары КФУның Алабуга институты музейларында булды

Россия фәне көнендә Алабуга мәктәпләрендә укучыларга үзләрен галим итеп тоярга мөмкинлек бирелде, алар КФУның Алабуга институты мирасханәләрендә булды. 

Мәктәп укучылары өчен институтның Тарих музее, Археология музее ишекләрен ачты, шулай ук рус телен өйрәнүдә заманча ысуллар буенча ачык лекция дә үткәрелде.

− Бездә сирәк очрый торган музей экспонатлары күп. Мәсәлән, Рус сәүдә сәнәгать банкының чек кенәгәсе, анда Стахеевның култамгасы куелган. Банк хәзер дә эшләгән булса, акча күләмен язып, Стахеевларның хисабыннан акча алып булыр иде. Биредә Дмитрий Стахеевның мемориаль альбомы да бар. Анда җыелган хатлар арасында киптерелгән чәчәк тә ята, ул чәчәккә йөз елдан да артыктыр, мөгаен, − дип сөйләде тарих фәннәре докторы Инга Маслова.

Ул хезмәттәше, тарих фәннәре кандидаты Ирина Крапоткина белән бергә, епархия уку йортында тәрбияләнүче кызларның ничек шөгыльләнгәннәрен сөйләде. Бу бинада хәзер Алабуга институтының төп корпусы урнашкан. Музей карап йөрүчеләргә мөгаллимнәр тарафыннан табылган чын предметларны күрсәттеләр.

− Күптән түгел Университет мәктәбенә күчтем, һәм институт музейларында ике тапкыр гына булганмындыр. Миңа дәрес ошады, бик кызыклы. Бүген физиканың алай ук күңелсез һәм авыр булмавын аңладым, − ди 6 сыйныф укучысы Алиса Гурьева.

Бер сыйныф укучылары музейның берсендә булган арада, икенчесендә башкалар өчен дәресләр барды. Мисалга, 8нче мәктәп укучылары археология чорлары, табылдыклар турында мәгълүмат алды. Алар үз күзләре белән мамонт сөякләрен, ук очларын, Алабуга районында табылган бронза тарак күрде, соңгысына берничә йөз еллар бардыр. 

− Күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белдек. Мәсәлән, безгә ук төрләре, аларның ни өчен кулланганлыгы турында сөйләделәр. Экспонатларның, кайсы чорга караганлыгын, атамаларын әйтеп, археологик квест уздык. Хаталар күп булды, тик бу куркыныч түгел, әле укыйбыз гына бит, − диләр Лиза Гурьева һәм Даша Кривилева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев