Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде
Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» (06.10.2003), № 131-ФЗ Федераль закон, Татарстан Республикасы Алабуга шәһәре муниципаль берәмлеге Уставы һәм Алабуга муниципаль районы топонимик комиссиясе беркетмәсе нигезендә Алабуга муниципаль районында Гринландия бистәсе урамнарына һәм тыкрыкларына түбәндәге исемнәр бирелде:
— академик Пузырев урамы;
— Фәйзуллина урамы;
— Тургай урамы;
— Кантон тыкрыгы;
— Чикләвек тыкрыгы;
— Романов тыкрыгы.
Студеный ключ микрорайонында Живописная һәм Гаилә урамнары барлыкка килде. Ә Колосовка микрорайонындагы урамнарның берсе Морская исемен алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев