Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәвил Шибаев белән очрашу үтте

Рәвил Фәйзи улы Шибаев Менделеевск районының Бәзәкә авылында туып үскән.

Үткән атнаның җомгасында Алабуга Үзәк китапханәсе залында «Йөзләрендә бары елмаю» дип аталган үзенчәлекле чара булды. Анда катнашучыларга һөнәре буенча нефтьче, күңеле белән шагыйрь Рәвил Шибаевның өченче китабын тәкъдим иттеләр.

Чара чыннан да үзенчәлекле булды. «Шибаев укулары» кысаларында укучы балалар һәм студентлар шигырь уку конкурсында үзләренең сәнгатьле сөйләмгә сәләтләрен күрсәтте. Рәвил Шибаев белән очрашуга аның хезмәттәшләре, җитәкчеләре генә түгел, якташлары да килгән иде.

Рәвил Фәйзи улы Шибаев Менделеевск районының Бәзәкә авылында туып үскән.

— Марсель Гыймазетдинов белән өч өй аркылы гына күршеләр идек, — диде Рәвил. Үзе турында сөйләгәндә, иң элек ул зур хөрмәт белән күренекле якташын искә алды.

Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе, Александр Пушкин исемендәге Үзәк район китапханәсе директоры Юлия Нәҗипова чараны ачып:

— Бүгенге мактаулы кунагыбызның шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү башлангычына уңышлар телим! Безнең «Әдәби Алабуга» проекты яңа исемгә баеды. Авторның бу җыентыгы да китапханәдә сакланачак, — дип белдерде.

Ун сыйныфны тәмамлауга, Рәвил Чаллы шәһәренә киткән, Армия хезмәтен узгач, төзелештә эшләгән. Бүген Рәвил Фәйзи улы — «Татнефть» берләшмәсе «Прикамнефть» идарәсенең сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәт һәм табигать саклау өлкәсендә әйдәп баручы белгеч, гомеренең 31 елын яраткан һөнәренә багышлаган кеше.

— Шигырьләрем утыз ел җыелып килделәр, — ди Рәвил Шибаев. 2018 елда, берләшмә идарәсенең 60 еллыгын билгеләп үтәр алдыннан, аннан нефтьчеләргә багышлап язылганнарын сорыйлар.

— Беркайчан да үземне шагыйрь дип санамасам да, алты шигыремне биргән идем, — ди ул. Аларга уңай бәя бирелгәч, Рәвил җыентык чыгарырга ниятли. «Алабуга. Татнефть. Шибаев» дип атап, 2021 елда аны бастыра. Икенчесе дә шул ук елны дөнья күрә, анысы «Ул минем өчен, ул минем көчем!» дип исемләнгән. Яңа гына тәкъдим ителгән өченче җыентык «Чыныктырды хезмәт, кара алтынга рәхмәт» (2024) дип атала.

Китапта урын алганнары арасында улына багышланганнары еш очрый. Әтисенең улы белән горурланганы күренеп тора.

— Улым «Адымнар» мәктәбендә укый, — ди Рәвил Шибаев. — Мәктәп коллективы әти-әниләр белән җылы мөнәсәбәттә. Без өмәләрдә, конкурсларда катнашабыз.

Җомга көнне узган чарага да Алабуганың «Адымнар» күп телле комплексыннан 15 укучы шигырь бәйгесенә килгән иде. Укучы балалар һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары авторның нефтьчеләр, туган тел, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, туган табигать темаларына язылган әсәрләрен укыдылар. Көллиятнең беренче курсында укучы Эмиль Гыйбадуллин «Нефтьче гимны» шигырен яңгыратты:

«Мин яратам сине, Татар нефте,
Кара алтын — Халык байлыгы.
Көч бирәсең үрләр яулар өчен,
Куандыра синең барлыгың»...

Шушы дүрт юлда гына да авторның һөнәренә, иленә булган мәхәббәте чагыла.

Идарәнең Профсоюзлар комитеты рәисе Александр Александр улы Алескеров очрашу вакытында:

— Минем өчен аның шигырьләр язуы зур ачыш булды, — диде. Ул бит әле Татарстан Республикасының мактаулы доноры да. Быел 55 яшен тутырган хезмәттәшебез өченче китабы белән генә чикләнмәс дип өметләнәбез.
Рәвил Шибаевның җитәкчесе Руслан Фатыйхов та очрашуга килергә вакыт тапкан. Руслан Алмаз улы аның җаваплы хезмәткәр булуын әйтте.

— Ул һәрвакыт булышырга әзер. Оешманың һәр чарасында катнаша. Цехта бик яхшы оештыручы. Хезмәттәшләре арасында абруй казанды. Унсигез кешедән торган Ирекле халык дружинасын да ул җитәкли. Бүләкләре бик күп.

Бүләк дигәннән, Рәвил Фәйзи улы бик тыйнак кеше, бүләкләре турында сөйләргә яратмый. Шулай да берсе турында әйтеп узды. Озак еллар намуслы хезмәт куйган өчен, быел гыйнварда ул «Татнефть» Профсоюзлар комитетының «Почет билгесе» белән бүләкләнгән.

Бәзәкә авылыннан килгән китапханәче Фәния Бәшәрова очрашу башланганда авторга авылдашларыннан күчтәнәч һәм бүләкләр тапшырды.

— Марсель Гыймазетдинов безнең авылны шагыйрь буларак танытты, ә менә Рәвилнең дә шигырьләр язуын белмәгән идем, — диде ул елмаеп.

Рәвил Шибаев үзе дә җавапсыз калмады, чәчәкләр һәм өч җыентыгын бүләк итте.

Әйтергә кирәк, бу көнне үткән конкурсны Рәвил Фәйзи улы үз хисабына оештырып, балаларның күңелен күрде. Бәйгедә катнашучылар да, җиңүчеләр дә лаеклы бүләкләрен алды. Иң кечкенәсенә истәлекле бүләк тә бирелде. Беренче урынны, 15 балл җыеп, "Адымнар«дан Мәликә Әдһәмова яулады. Әминә Йосыпова икенче, Әминә Рәхимова өченче урында. Авторның «Җәйге яңгыр» шигырен өйрәнгән бала, 4нче сыйныф укучысы Камилә Кәлимуллина максатына ирешүчән кыз булып чыкты, аның чыгышын барысы да бик җылы кабул итте, тәэсирләнеп тыңлады. Гомумән, «Адымнар» мәктәбе укучылары сынатмады.

«Шибаев укулары»нда катнашкан көллият студентлары арасында безнең «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәбезгә йөрүче яшь иҗатчылар Алия Вәлиева һәм Эльвина Шакированың булганлыгы сөендерә.

Кеше күңелен күрә белүче Рәвил Фәйзи улы әлеге очрашуга Алабуга сәхнәсенең йолдызларыннан берсен — Тәлгать Зариповны да чакырган иде. Курайда уйнавы һәм бөек Тукай сүзләренә язылган татар халык көе «Әллүки» аеруча күңелләргә хуш килде.

Билгеле, без барыбыз да шушындый дустанә мохиттә оештырылып килә торган чаралар өчен, Үзәк китапханә директоры Юлия Нәҗиповага, китапханә хезмәткәрләренә, очрашуны алып барган Гүзәл Шәриповага, Татар һәм туган як турында әдәбият бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Раушания ханым Вәлиевага бик рәхмәтле.

Чара ахырында Юлия Владимировна авторга бүләкләр тапшырып, зур уңышлар теләде. Истәлеккә фотога төшүгә, Рәвил Фәйзи улын якташлары урап алды.

— Без аның белән күршеләр, — диде күрешүләренә шатланган Фаимә Галимова.

Автор барысына да ихтирамлы карый, рәхмәтен белдерә. Йөзендә бары тик елмаю. Күңелендә нинди кичерешләр барын, аны нинди хисләр биләгәнен Рәвилнең шигырьләре генә әйтеп бирсә бирер. Һәр заманда тормышны алга алып баручылар: ачык карашлы, иҗат белән илһамланган, һөнәренә тугъры, туган телен кадерләүче, газизләрен кайгыртучы, иман белән яшәүчеләр. Шундый кешеләр күбрәк булсын иде.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Фотолар Алабуга Үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев