Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсенә яңа җиһазлар кайтты

Боларның барысы да инсульт кичергән пациентлар өчен тернәкләндерү мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

2024 елда хастаханә яңа җиһазлар белән тулыланды. Кан тамырлары үзәгендә гәүдәне тигез тотарга өйрәнү, аяк-кул буыннарында көч арттыру өчен тренажерлар, озак ятучы авыруларның тәннәрендә тишелгән урыннар барлыкка килүне булдырмаска ярдәм итә торган системалар, вак мускулларның көчен торгызу, кинезотерапия өчен җиһазлар, югары һәм түбән очлыклар өчен роботлаштырылган механотерапия үткәрү аппаратлары, магнитотерапия, ультратавыш һәм электромиостимуляция аппаратлары, йомшак модульләр комплектлары барлыкка килде. 

Боларның барысы да инсульт кичергән пациентлар өчен тернәкләндерү мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Йөрәк һәм кан тамырларын тикшерү өчен ультратавыш аппараты йөрәк-кан тамырлары системасы патологияләре булган пациентларга вакытында һәм сыйфатлы итеп диагностика үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Беренчел система ультратавыш диагностикасы аппараты, автомат дефибрилляторлар белән тулыландырылды. Бу җиһазларны алу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булды.

Башка төр җиһазларны (оргтехника, җылыту казаннары, дизель ягулыгы һәм башкалар) Алабуга үзәк район хастаханәсенә меценатлар тапшырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев