Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсендә яңа табиб-терапевт кабул итә

Һөнәри эш стажы — 18 ел.

Эргашали Әхмәд улы Фармонов — кабул итү бүлегенең яңа табиб-терапевты. Аңа 59 яшь. 

1995 елда ул «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Андижан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Аннары «Терапия» белгечлеге буенча бер ел интернатурада укыган. 

Төрле елларда ул Үзбәкстан Республикасының йогышлы авырулар бүлегенең табиб-терапевты, ашыгыч ярдәм табибы һәм терапевт булып эшләгән. 2005 елдан 2019 елга кадәр Жигулевск шәһәре үзәк хастаханәсендә һәм Тольятти шәһәре поликлиникасында табиб-терапевт була. Аннары шул ук вазифада төрле чорларда Яр Чаллы һәм Зәй шәһәрләрендә эшли. 

17 гыйнвардан Алабуга үзәк район хастаханәсендә эшли башлый. 

Эргашали Фармоновның ашыгыч медицина ярдәме табибы белгечлеге буенча дипломы бар. Профессиональ стажы — 18 ел. 

Алабуга РҮХнең баш табибы Рамил Сәфәров коллективның яңа хезмәткәренә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев