Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсенең травматология бүлегендә хәзер заманча артроскоп бар

Ул — биредә беренче шундый җиһаз, моңа кадәр булганы юк.

Район хастаханәсендә артроскоп «Татнефть» гранты хисабына барлыкка килде. Аның күзәтү мониторы киң форматлы, эндоскопия камерасы җәрәхәтләрнең анык сурәтен алырга мөмкинлек бирә, бернинди яру-кисүләр, мисалга, буыннарга оператив тыкшынулар кирәк түгел. Чагыштыру өчен, элек операцияләрне Үзәк район хастаханәсендә ачык ярада ясаганнар.

Алабуга травматологлары уңышлы операцияләр ясап, заманча артроскопның уңайлыгын бәяләгән инде. Үзәк район хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Адель Әхмәтҗанов әйтүенчә, артроскоп операциядән соң барлыкка килә торган кыенлыкларны киметергә булыша, пациентлар тизрәк тернәкләнәчәк.

− Шундый грантлар булуы яхшы. Алар аркасында, медицина җиһазлары яңара, сәламәтлекне саклау да үсештә, − ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев