Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк хастаханәсенә ашыгыч ярдәм машиналары бирделәр

Машина ачкычларын ТР Президенты тапшырды.

Алабуга медиклары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан ике машина алды. Бу — «Газель «Next» һәм УАЗ микроавтобусы. Алар ашыгыч медицина ярдәме эшендә кулланылачак. Исегезгә төшерәбез, машина ачкычларын Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе вакытында тапшырдылар. ТР медицина учреждениеләренә барлыгы 24 медицина автомобиле тапшырылды.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров билгеләп үткәнчә, «үзәк район хастаханәсе өчен мондый автомобиль күптән кирәк иде, ниһаять, шундый транспорт барлыкка килде».

Бу машиналарда табиблар районның еракта урнашкан, юллары начар булган авылларына барып җитә алачак, пациентлар янына өйгә барып, авыруларны дәвалау учреждениеләренә илтә, халыкка дарулар китерә һәм тикшерү өчен материалны лабораториягә китерә алачак. Сүз уңаеннан, автопаркны соңгы тапкыр 2021 елда яңартканнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев