Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк хастаханәсендә яңа мөдир

Ул рентген кабинетын җитәкләячәк.

35 яшьлек табиб-рентгенолог Андрей Валерьевич Ившин Алабуга РҮХнең рентген-кабинетын җитәкләде. Кичә ул рәсми рәвештә атналык планеркада тәкъдим ителде. Бу хакта үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

2015 елда ул «Лечебное дело» белгечлеге буенча Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлый. 2016 елда Ижевск дәүләт медицина академиясе каршындагы «Рентгенология» белгечлеге буенча интернатураны бетерә. 

6 ел (2016-2022 еллар) Алабуга РҮХнең рентген-кабинетында табиб-рентгенолог булып эшли. 

2022 елның сентябреннән рентген компьютер томографиясе кабинетында табиб-рентгенолог булып эшли башлый. 

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рамил Сәфәров аңа эшендә уңышлар һәм белемле һәм бик перспективалы яшь җитәкчегә карьера үсешен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев