Алабуга волонтерлары госпитальләр өчен одеял җыюда ярдәм сорый
Одеял яки пледларны почта аша җибәрергә, гуманитар штабларга алып килергә дә мөмкин.
Фронт янындагы госпитальләргә һәм Артемовсктан башлап барлык юнәлешләрдә одеяллар таләп ителә. Яңа булмаса да ярый, тотылган, ләкин чиста булсын, диләр «Дома ждут» гуманитар остаханәсе волонтерлары.
Салкыннар башланды, яралыларны Ростовка эвакуацияләгәндә төрү өчен җылы одеяллар кирәк. Димәк, одеяллар кире кайтмый. Барлык битараф булмаган алабугалылардан бу үтенечкә җавап бирү, барлык җирдә бу мәгълүматны тарату сорала.
Статистика буенча, яралыларның 50 проценты кан югалтудан түгел, ә салкында өшегәннән үлә.
Одеял яки пледларны почта аша бушлай җибәрергә мөмкин.
Почта аша җибәргәндә посылканың максималь авырлыгы — 15 килограмм. Бу очракта бары тик юрган тутырылган тартма өчен генә түлисе була.
Алабуга волонтерлары бу мәгълүматны үзегез аралаша торган чатларда таратуны сорый, чөнки кешеләр махсус хәрби операция зонасында мондый ихтыяҗ барлыгын белмәскә дә мөмкин.
Одеяллар һәм җылы пледларны Алабуганың барлык гуманитар штабларында да кабул итәләр.
Почтовый адрес:
103400, Москва-400,
войсковая часть 52890,
Гонтаренко Кирилл Николаевич
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев