Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга волонтеры хайваннар өчен эко-парк ачарга планлаштыра

Варвара Астафьева район башлыгыннан хайваннар өчен эко-парк ачуда ярдәм сорады.

Алабугалы гражданнарны кабул итү вакытында Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итте.

Варвара махсус хәрби операция зонасыннан коткарылган хайваннар өчен дә приют ачарга планлаштыра. Ул күптәннән МХОда барган вакыйгаларга битараф түгел, хәтта үзе дә берничә тапкыр хәрби операция булган урында булып кайткан. Шулай ук күпләргә аның «Твори добро, Татарстан» блогы билгеле. Анда ул фикердәшләре белән бергә авыр хәлгә эләккән хайваннарны коткаруын, дәвалавын күрсәтә, алар арасында этләр, песиләр, кыргый хайваннар, кошлар бар.

Эко-паркны Поспелово авыл җирлегендә, елгадан ерак булмаган урында булдыру планлаштырыла. Анда шулай ук яшьләр арасында ат спортын үстерү, коткарылган хайваннар белән эшләргә җәлеп итү өчен, өч дистәгә якын ат тоту уе да бар.

Эко-парк төзелешен быел башлау планлаштырыла.

Шулай ук очрашу вакытында районда яшәүчеләрнең берсе хат ташучылар эшенә зарланды. Тынычлык проспекты буенча 33 нче йортта яшәүче ир-ат Хлыстовода яшәүче туганнарының почтаны соңга калып алуларына зарланды. Ә бит республика һәм Россия газеталарына язылабыз, аларны укырга күнектек, башкача булдыра алмыйбыз, дип зарлана ул.

Шулай ук АМР башлыгының койма төзү, су белән тәэмин итү, күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау буенча гранты турында да сүз барды. Бу юлы район җитәкчелеге белән очрашуга барлыгы 7 кеше язылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев