Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга хастаханәләренең бәйрәм көннәрендә эш тәртибе

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 апрель эш көне булганлыктан, медицина хезмәткәрләренең бу атнасы 1 көнгә озынрак булачак. Ә менә 28, 29, 30 апрель, шулай ук 1, 9, 10 май — ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Исегезгә төшерәбез, ашыгыч медицина ярдәме бригадалары чакыруларны тәүлек әйләнәсе кабул итә. "Ашыгыч ярдәм"гә шалтыратыр алдыннан үз хәлегезне бәяләгез һәм Алабуга үзәк район хастаханәсе һәм травматология пункты табибларының эш тәртибе белән танышыгыз.

Травматология пункты:

  • 27 апрельдә 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшли;
  • 29 апрельдә шимбә графигы буенча 8.00 дән 14.00 гә кадәр;
  • 28, 30 апрель һәм 1, 9, 10 май — ял көннәре.

Балалар поликлиникасы:

  • 27 апрельдә эш сәгате 7:30-19:00 гә кадәр; табибны өйгә чакырулар 07.30дан 12.00гә кадәр кабул ителә;
  • 29 апрельдә шимбә графигы буенча 7.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшли; чакырулар 07.30 дан 12.00 гә кадәр кабул ителә;
  • 28, 30 апрель һәм 1, 9, 10 май — ял көннәре.

Балалар поликлиникасы филиалы:

  • 27 апрельдә 7:30-16:00гә кадәр эшли; чакырулар 07.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә;
  • 28, 29, 30 апрель һәм 1, 9, 10 май — ял көннәре.

Алабуга үзәк район хастаханәсе поликлиникасы:

  • 27 апрель тулы эш көне;
  • 29 апрельдә шимбә графигы буенча эш көне;
  • 8 майда эш көне 1 сәгатькә кыскартыла;
  • 11 майда шимбә графигы буенча эш көне;
  • 28, 30 апрель һәм 1, 9, 10 май — ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев