Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга «Яшәү тамчысы» акциясенә кушылды

3 сентябрьдә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.

Бу көн 2004 ел сентябренең беренче көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Ул чакта террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше һәлак була, аларның күбесе — балалар.
Мәңгелек ут янында узган чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина да катнашты.
− Без мондый хәлнең һәркайсыбыз белән булырга мөмкин икәнлеген аңларга тиеш. Шуңа күрә терроризмга каршы көрәштә барыбызны да бер-беребезгә карата толерантлык, экстремизмның теләсә нинди чагылышларына түзмәүчәнлек һәм, әлбәттә, дуслык берләштерә. Ата-аналар балаларын, ә балалар — әти-әниләрен һәрвакыт исән-имин килеш каршыласын дип телим. Бер минут тынлык белән искә алу өчен сәбәпләр мөмкин кадәр азрак булсын иде.
Беслан балалары өч көн дәвамында тоткынлыкта була һәм шул вакыт эчендә бер тамчы су да эчә алмый. «Яшәү тамчысы» Бөтенроссия акциясе вакытында оештыручылар чәчәкләргә су сибәргә, шул рәвешле арабыздан киткән кешеләрне символик рәвештә су эчертергә чакырды.
Ә бүгенге яшьләр бу көн турында нәрсә белә һәм уйлый соң? Алабуга медицина училищесының 1нче курс студенты Кирилл Шумейкин үз фикерләре белән уртаклашты:
— Балалар һәм укытучыларның өч көн дәвамында тоткынлыкта булуларын массакүләм мәгълүмат чараларыннан беләм. 300дән артык кеше һәлак булган. Террорчылар су да, ризык та, элемтәгә чыгарга мөмкинлек тә бирмәгән. Бөтенләй кешелексез мөнәсәбәт. Махсус хезмәт вәкилләре дә шактый зыян күргән. Тагын шуңа да игътибар итәсе килә: хәзерге буын кайгыны да, мохтаҗлыкны да белми. Бөек Ватан сугышы елларында 7-8 яшьлек малайлар да хәрби заводларда эшләгән, патроннар җитештергәннәр. Ә хәзерге балалар бу яшьтә гаджетлар тотып йөри. Шуны истә тотсыннар иде: без бүген станоклар янында тормыйбыз, ачлыктан интекмибез, әмма ата-бабаларыбызның батырлыгын онытмаска, тыныч вакытның кадерен белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев