Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга яшәүче табиблар гаиләсе Татарстан Президенты янында булды

Мондый мактауга лаек кешеләр сайлап кына алына. Сүзебез Алсу һәм Ринат Мотыйгуллиннар турында бара.

Ир — мәһабәт гәүдәле, җаваплы һәм ышанычлы. Хатын — аның тугры тормыш юлдашы, сөйкемле, мәрхәмәтле, киң күңелле. Икесе дә укымышлы һәм бик күркәм затлар.

Алар икесе бергә нык һәм тату гаилә корган, менә 30 ел инде бер-беренә карата хөрмәт, һәм, әлбәттә, мәхәббәт саклап киләләр. Журналист буларак миңа алар белән танышу, ә аларга үрнәк пар буларак — ел саен уза торган ТР Президенты кабул итүендә булу бәхете иреште.

Мондый мактауга лаек кешеләр сайлап кына алына. Сүзебез Алсу һәм Ринат Мотыйгуллиннар турында бара. Ринат Әнвәр улы инде биш ел Алабуга үзәк район хастаханәсендә терапия бүлеген җитәкли, Алсу Наип кызы — патологоанатомия бүлеге җитәкчесе. 

— Үзегезнең Казан Кремлендә алган кичерешләрегезне уртаклашсагыз иде.
Ринат Мотыйгуллин (алга таба — Ринат): Бу кабул итүгә чакырулары безнең өчен көтелмәгән булды. Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше белән очрашуга бөтен Татарстаннан, һәр районнан берәр парны чакыралар. Быел 46 пар иде. Андый очрашулар 8 ел үтә инде. Гаилә кыйммәтләренә, аның ныклыгына Рөстәм Миңнеханов махсус игътибар бирә, шуңа күрә мондый чарада катнашу мактаулы да, җаваплы да. Тантана тулысынча яхшы оештырылган иде: бәйрәм мохите, һәр адымда озата бару, һәр кунакка аерым игътибар. Барысы да югары дәрәҗәдә үтте.

Алсу Мотыйгуллина (алга таба — Алсу): Дөресен әйткәндә, мин соңгы мизгелгә кадәр эштә булдым. Чакыруның мөһимлеген аңлап җиткерерлек вакыт та булмады диярлек (көлә). Казанда инде дулкынлана башладым. Әлбәттә, икебез дә гаҗәпләнгән идек: ни өчен нәкъ безнең пар? Безне ничек сайлаганнар? Кунаклар исемлегенә эләккәнбез икән, билгеле, горурлык та, җаваплылык тойгысы да кичердек: шәһәребезне тәкъдим итәбез бит. Башкалага бару мәшәкатьләрен оештыруда Римма Павел кызы (Алабуга шәһәренең ЗАГС бүлеге мөдире Римма Буланова. — Авт. иск.) булышты. Без аңа бик рәхмәтле.

— Бу тантаналы вакыйга гаиләгез хәтерендә озакка калыр дип ышанам. Тормышыгызда тагын нинди шатлыклы вакыйгалар булды?
Биредә мин хәбәрче буларак башкача җавап көткән идем. Бу парның җирле дәрәҗәдә алынган бүләкләре һәм рәхмәт хатлары гына түгел, федераль күләмдә дә хезмәтләре танылган бит. Моннан кала, югары квалификацияле белгеч, үз эшенең остасы Ринат Мотыйгуллин үз вакытында районда «Танылу» номинациясендә җиңүче булган. Шәхси җиңүләр белән горурлык өчен сәбәпләр җитәрлек сыман, ләкин парның җавабы башкача булды. Хәер, минем бу кешеләргә хөрмәтем артты гына. 

«Әлбәттә инде, балалар тууы!» (Бу җавапны алар бертавыштан диярлек әйтте. — Авт. иск.)

Сүз уңаеннан, бу гаиләдә өч искиткеч бала. Олы уллары Рөстәм Казанда яши һәм эшли. Ул — инженер. Уртанчы уллары 9нчы мәктәптә балаларга математика укыта. Унбер яшьлек кызлары Айгөл бишенче сыйныфта укый. Айгөл — үзенчәлекле бала, әмма аның шундый булып тууы гаилә мөнәсәбәтләренә берничек тә тәэсир итми. Киресенчә, алар әйтүенчә: «барысы да тагын да якынрак, оешканрак» булган.

Алсу: Кызыбызның тәүге еллары катлаулы иде. Аны кабул итү-итмәүдән түгел, андый сорау бөтенләй булмады! Ул безнең кызыбыз! Физик яктан кыен булды. Кызыбыз йөрәгенә ике операция кичерде. Ул еш авырды. Улларыбызга караганда, аңа күбрәк игътибар кирәк иде.

Ринат: Айгөл тугач аны карау күбрәк көч таләп итте. Шулай да аның проблемалары безнең араны бозмады. Кызыбызны кайгырту безнең гаиләне ныгытты гына. Өлкән балалар безгә бик булышты.

Алсу: Карашларыннан, Айгөлгә мөнәсәбәтләреннән аларның безне хуплаулары аңлашыла иде. Алар сеңелләрен нык ярата.

— Гаиләгездә кайсы чорны иң кыены дип әйтер идегез?
Ринат: Теләсә кайсы гаиләдәге кебек, бездә дә кыенлыклар була, әмма аның таркалуына китерерлек катлаулы мизгелләр килеп чыкмады. Барысын да хәл итеп була. 

Алсу: Бер-беребезнеке булуыбызны аңлау һәрвакыт көч биреп торды. Без һәрчак бер-беребезгә ярдәм итәбез, һәммә нәрсә буенча киңәшәбез. 
Бу әле эш һәм бурычларга гына түгел, мавыгуларга да кагыла. Гаҗәп, ләкин ирле-хатынлы Мотыйгуллиннарның яраткан шөгыле дә бертөсле — бал биюләре! 

Алсу: Бервакыт үзебезнең Мәдәният йорты яныннан үтеп барганда, көй ишеттек. Якынрак бардык. Карыйбыз — бииләр. Һәм шундый матур итеп! Икебез дә кызыктык. Беребез дә үгетләмәде. Икебезнең теләге. Ун ел дәвамында мавыгып биедек.

— Өйләнешеп торуыгызга 30 елдан арткан — бу бик шәп! Мөнәсәбәтләрегез ничек төзелгән һәм нәрсәгә таяна? 

Алсу: Мәхәббәткә, хөрмәткә, үзара ярдәмгә корылган. Яхшымы сиңа, начармы — бер-беребезгә булышырга тырышабыз. Һөнәребез дә берләштерә. Биредә дә бар сорауларны бергә хәл итәбез, белемнәребезне арттырабыз. Без бер-беребезне ничек бар, шулай, үзгәртергә тырышмыйча кабул итәбез.

Ринат: Тормыш иптәшем белән тулысынча килешәм. Шунысын гына өстәп әйтәм: әти-әниләребез безгә дөрес юл, тормыш кыйммәтләрен күрсәткән. Алар үзләре дә безнең өчен нык гаилә үрнәге булды. Шуның өстенә хатынымның олы түземлеген билгеләп үтәм, ул минем холкымны йомшарта белә.

— Сезнең гаиләдә абруйлысы кем?
Алсу: Ирем Ринат! (көлә)
Ринат: Хатыным Алсу! (көлә)
Аннары елмаеп йомгакладылар: Икебез дә! Менә шундый гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев