Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга яшьләре 1,5 миллион сумга кадәр акчалата ярдәм ала алачак 

Алабуга яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акчалата ярдәмгә ирешә алачаклар.

«Барс» яшьләр үзәгендә сөйләүләренчә, әлеге конкурсны яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык башлап җибәргән. Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге һәр Россия гражданины катнаша ала. 15 номинациядән проектка туры килә торганын сайлап алырга кирәк. Мондый темаларга экологик белем бирү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү, Яшьләрнең медиа чаралары, хәтерне саклау һ.б. керә. Номинацияләрнең тулы исемлеген Росмолодежь рәсми сайтында күрергә мөмкин. Гаризаларны 30 мартка кадәр җибәрергә кирәк.

− Әгәр сораулар туса, безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Безнең экспертлар, һичшиксез, сезгә ярдәм итәчәк, − дип билгеләп үтте «Барс» яшьләр үзәге белгече Эльмира Йосыпова.

Сүз уңаеннан, үзәк хәзерге вакытта Гассар урамы, 23 адресы буенча урнашкан. Шулай ук белгечләр белән элемтәгә керергә мөмкин, аның өчен электрон почтага − kdm34723@mail.ru яисә «Телеграмга» https://t.me/elabuga_molod язарга кирәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев