Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга ЮХИДИ бүлеге язгы һава торышы шартларында игътибарлы булырга чакыра

Руль артындагы кеше автотранспорт чарасы белән идарә итүгә тулысынча игътибар бирергә тиеш.

Язгы һава торышы шәһәрнең автотранспорт хәрәкәтенә йогынты ясамыйча калмый. Яңгырлар, юеш кар машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен күрүчәнлекне шактый киметә, юл катламының торышын начарайта, машина тәгәрмәчләрен тотрыксыз итә, шуңа күрә автомобиль белән идарә итү авырлаша. Мондый катлаулы шартларда юлдагы машина йөртүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Руль артындагы кеше автотранспорт чарасы белән идарә итүгә тулысынча игътибар бирергә тиеш.

Еш кына юл-транспорт һәлакәтләре машина йөртүченең игътибарсызлыгы белән бәйле. Бу фаҗигаләргә бигрәк тә руль артында телефоннан сөйләшүләр дә сәбәпле.

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм халыкка хокукый мәгълүмат бирү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләргә шуны искә төшерә: РФ КоАП 12.36.1 маддә нигезендә, машина йөртүчегә телефонны кулда тотмыйча сөйләшергә мөмкинлек бирә торган җайланмасыз куллану мең ярым күләмендә штраф салуга китерә.

Юллардагы куркынычсызлык юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомуми гамәлләреннән гыйбарәт, аның нигезе — юл хәрәкәте кагыйдәләрен дөрес үтәү.

Руслан ХАРИСОВ, ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция капитаны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев