Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга йөзүчеләре ТР беренчелегеннән җиңү белән кайтты

Безнең спортчылар 2 һәм 3 урыннарны яулады.

10-13 ноябрьдә Казанда 13-14 яшьлек егетләр һәм 11-12 яшьлек кызлар арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышларда бөтен Татарстаннан 289 спортчы катнашты. Безнең шәһәр данын «Олимп» спорт мәктәбе спортчылары яклады. Тренерлары: Евгения Турцева һәм Марат Галимов.

Ярыш нәтиҗәләре буенча: 
— Гайфуллина Екатерина (2009 елгы) 50 метрга ирекле стиль белән йөзүдә — 2нче урын һәм 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 3нче урын яулады; 
— Шакиров Инсаф (2007 елгы) 50 метрга баттерфляй стиле белән йөзүдә — 3нче урын, 100 һәм 200 метрга баттерфляй белән йөзүдә 5нче урынны яулады;

Шулай ук иң көчле унлыкка түбәндәге спортчылар керде: 
— Волкова Яна (2009 елгы) 200 метрга аркада йөзүдә — 8нче урын; 200 метрга брасс белән йөзүдә — 10нчы урын; 400 метрга комплекслы йөзүдә — 10нчы урын; 
— Тарасова Евангелина (2010 елгы) аркада 200метрга йөзүдә10нчы урын;
— Корольков Владимир (2008 елгы) аркада 200 метрга йѳзүдә 8нче урын;
— Потапова Полина (2009 елгы) баттерфляй белән 200 метрга йөзүдә 7нче урын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев