Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга заводларының берсендә яңа форма линиясен эшләтеп җибәрделәр

«НЭК» ҖЧҖ предприятиесе төрле төбәкләрдән заказлар ала башлады.

Алабугада югары чыдамлы чуеннан вак һәм урта коелмалар җитештерү өчен Roto-matic фирмасының автоматлаштырылган форма линиясе ачылды.
Заводны модернизацияләүне тәмамлау уңаеннан тантаналы чара Рөстәм Нуриев, шәһәр предприятиеләре вәкилләре, эшлекле партнерлар катнашында узды.
Бу заводның тарихы 1992 елда башлана. Ул чакта «АлАЗ» җитештерү берләшмәсе идарәсе нигезендә Эрнст Корниенко — металлург-литейщик, югары чыдамлы чуеннар өлкәсендә күпсанлы эшләр авторы җитәкчелегендә «НЭК» ҖЧҖ (НЭК — фәнни-эксперименталь комплекс) төзелә. Вакыт узу белән НЭК күп профильле кою производствосына әверелә. Предприятиедә төрле төбәкләрдән заказлар үти башлыйлар. Чуеннан, шулай ук конструкцион, утка чыдам һәм тутыкмас корычлардан коелмалар җитештерүгә нигез салалар.
2007 елдан 2018 елга кадәр завод кризис кичерә. Предприятие җитәкчелеге заводны туктату һәм аны бетерү турында карар кабул итә. Ул вакытта
предприятие, йөкләнеше түбән булу сәбәпле (ул җитештерү куәтенең 25 процентыннан да артмаган), катлаулы финанс хәлендә була. Нәтиҗәдә, бурыч йөкләмәләрен үз вакытында каплау өчен финанс чаралары җитмәү барлыкка килгән, бу исә завод хезмәткәрләренең хезмәт хакы да кимүгә китергән.
2018 елның сентябрендә исә Алабуга «НЭК» ҖЧҖнең милекчесе алышынды — компания өстеннән контрольне «Группа ЭНЭКОС» ҖЧҖ (Санкт-Петербург шәһәре) алды. Хуҗасы алмашынганнан соң предприятиенең тормышы ничек үзгәрүе турында «Группа ЭНЭКОС» генераль директоры Роман Лазенков сөйләде.
—«ЭНЭКОС төркеме» — торак-коммуналь хуҗалык системалары өчен торбаүткәргеч арматура җитештерү буенча специальләшкән Россия җитештерү компаниясе. 2018 елдан 2020 елга кадәр «ЭНЭКОС төркеме» тарафыннан шактый инвестицияләр кертелде, һәм, нәтиҗә буларак, бүгенге көндә завод заманча кою производствосы булып тора. Аның продукциясенә базарда ихтыяҗ бар, ул Россиянең 50 шәһәрендә кулланыла. Төп кулланучылар — Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, — дип сөйләде ул. 
Заводны модернизацияләүнең соңгы стадиясе югары чыдамлы чуеннан вак һәм урта коелмалар җитештерү өчен Roto-matic фирмасының автоматлаштырылган форма линиясен монтажлау булды.
Роман Лазенков сүзләренә караганда, әлеге линияне сәнәгать эксплуатациясенә җибәрү заводның җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттырырга, продукция ассортиментын киңәйтергә һәм өстәмә эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев