Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга заводында үсемлекләрне саклау чаралары җитештерелә

«Август-Алабуга» ҖЧҖдә җитештерү сезонында 18 миллион литр күләмендә үсемлекләрне саклау чаралары җитештерелде.

«Август-Алабуга» ҖЧҖдә җитештерү сезонында 18 миллион литр күләмендә үсемлекләрне саклау чаралары җитештерелде. Предприятиедә җитештерү сезоны сентябрьдән июньгә кадәр дәвам итә. Бу хакта заводның генераль директоры Владимир Алин хәбәр итте.

Күләмне 10-15 процентка арттырырга ниятлиләр. Бу мөмкинлек ТР Хөкүмәте авыл хуҗалыгы ярдәме белән туган. Әлеге тармак яши һәм үсә, бу бөтен Россия, шул исәптән Алабуга районы мисалында да күренә, дип билгеләп үтте Владимир Алин. 

Европа һәм Кытайдан чимал китерүдә тоткарлыклар булса да, киләсе сезонда кыенлыкларны җиңеп чыгу мөмкинлеге бар. Планда — «Алабуга» МИЗ җитәкчелеге белән бергә химия кластеры булдыру проектын гамәлгә ашыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев