Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга журналистлары шәһәрне төзекләндерү эшенә кушылды

Блокнот һәм каләм урынына – себерке, ә микрофон урынына – көрәк һәм тырма.

Кичә Алабуга журналистлары башка предприятие һәм оешма хезмәткәрләре белән бергә шәһәрне төзекләндерү эшенә кушылды. Шәһәрдә «Журналист һөнәрен үзгәртә» дигән акция узды.
Шәһәребезне чүп-чардан һәм чүп үләннәреннән чистартуга «Новая Кама» газетасы һәм Алабуганың яңалыклар хезмәте хезмәткәрләре чыкты. Алар Шишкин һәйкәле яныннан Мәңгелек утка кадәрге территорияне тәртипкә китерде.
«Һәркем үз шәһәренең чисталыгы турында кайгыртырга тиеш. Һәркайда чиста һәм матур булсын иде. Бу бигрәк тә Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясе алдыннан мөһим», — диде «Новая Кама» журналисты Мария Тимашева.
«Алабуга яңалыклар хезмәте» АУ директоры Людмила Губянова сүзләренә караганда, аның хезмәткәрләре, беренче чиратта, өрәңгеләрне кисү белән шөгыльләнгән, чөнки алар арасында кешелекнең көчле вәкилләре шактый, ә бу эштә нәкъ менә ир-атлар көче кирәк.
«Шәһәргә чәчәк атарга ярдәм итәргә кирәк бит. Без булмасак, кем? Без — күпкырлы шәхесләр, темалар эзләп, текстлар язып һәм сюжетлар ясап кына калмыйбыз. Төзекләндерү дә безнең кулдан килә».
Әйтергә кирәк, акция бер тапкыр гына үткәрелмәячәк. Шушы мизгелдән башлап нәкъ менә бу территория массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре тарафыннан шефлыкка алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев