Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк балалар китапханәсендә ретро-открыткалар күргәзмәсе эшли

Күргәзмә 29 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Үзәк балалар китапханәсендә Яңа ел алдыннан «XX гасыр Яңа ел открыткалары» дип исемләнгән күргәзмә ачылды, анда журнал һәм газеталардан иллюстрацияләр тәкъдим ителә. 

Биредә аларның ниндиләре генә юк! Күргәзмәгә килүчеләр Яңа ел открыткаларының иллюстрацияләре белән таныша алачак, шулай ук китапханәче аларга 1897 елда барлыкка килгән Россиядәге беренче Яңа ел открыткалары турында сөйләячәк. 

Бу открыткаларны карап, элек Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру традицияләрен күзалларга мөмкин. Кыш бабайның күчтәнәчләр таратуын зур түземсезлек белән көткән сабыйлар, чыршы төбендәге бүләкләр арасында мәш килгән шат балалар һәм башкалар — төсле, матур буяулар белән эшләнгән открыткаларда боларның барысын да күрергә була.

Теләге булган һәркемне ретро открыткалар дөньясына чумарга чакырабыз, күргәзмә 29 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев