Алабугада киләсе елда «Александр бакчасы» паркындагы койманы алыштырачаклар
Хәзер койма проекты эшләнә, шунысы билгеле, ул чүкеп ясалган һәм борынгы стильдә булачак.
Искәртик, әлеге койма агачтан эшләнгән һәм аны берничә мәртәбә ватарга да җитештеләр. Район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында узган шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә әлеге койманы үзгәртеп ясау вариантлары тәкъдим ителде.
Хәзер койма проекты эшләнә, шунысы билгеле, ул чүкеп ясалган һәм борынгы стильдә булачак. Рөстәм Нуриев әйтүенчә, социаль челтәрләрдә урнаштырылган вариантлар буенча алабугалылар киртәнең нинди булачагын хәл итә алачак.
«Александр паркы» 1846 елда, Иван Васильевич Шишкин һәм Стахеевлар җитәкчелегендәге шәһәр Думасы карары белән булдырыла. Паркка исем 1852 елда Россия императоры Александр II коронациясе истәлегенә бирелә.
Нигездә юкә агачларыннан торган аллеяларны формалаштыру 1866 елга тәмамлана, аларны планлаштыруда инглиз паркы архитектурасы принцибы кулланыла. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган карагач үсентеләре Стахеев тарафыннан чит илләрдән китерелгән. Парк территориясе 4,5 гектарны били, рельеф күпчелек өлештә чокырлар белән бүлгәләнгән. Монда үсемлекләрнең 147 төре исәпләнгәнлектән, парк тарихи һәм табигый һәйкәл (ботаника бакчасы) буларак кыйммәтле.
Парк — җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты һәм шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урыны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев