Алабугада 1 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 49 очрагы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 28, Чаллыда — 8, Тукай районында — 5, Бөгелмә һәм Питрәчтә — икешәр, Баулы, Алабуга, Мамадыш һәм Нурлат районнарында берешәр кеше йоктырган.
23 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 077 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 014 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 10 кеше.
Барлыгы 961 123 кешегә прививка ясалган. Шулардан 800 427 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев