Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 10 кешедә коронавирус ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә 574 кеше COVID-19 йоктырган.

Татарстанда кичә 574 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 145е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 58 кеше хастаханәгә озатылган.

Казанда коронавирусны 156 кеше йоктырган. Чаллыда — 62, Түбән Камада — 37, Алабугада 10 кешедә инфекция ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанның 40 районында COVID-19 йоктыручылар ачыкланган.

15 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 131 724 очрагы теркәлгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев