Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 11 контейнер мәйданчыгында видеокамера куелачак

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга штраф билгеләнәчәк.

 

Күп фатирлы йортларның йорт яны территориясен җыештыру һәм тәртиптә тоту сыйфаты турында шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Альбина Хөснетдинова хәбәр итте.

Кайбер шәһәрлеләр контейнер мәйданчыкларын зур габаритлы чүп-чар, төзелеш һәм башка калдыклар белән чүпләп бетергәнлектән, муниципалитет монда видеокүзәтү камераларын урнаштыруны дәвам итә. 11 видеокамера апрель ахырына кадәр Нефтьчеләр проспекты, 20, 23 йортларда; Тынычлык проспекты, 14а; Пролетар урамы, 10; Төзүчеләр урамы, 4Б; Яшьләр урамы, 4 һәм 12; Матросов урамы, 9; Кооператив урамы, 1г; Мәскәү урамы, 186; Г. Тукай урамы, 41А йортлары ишегалларында куелачак.

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга штраф билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев