Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 130 бала язгы каникулда лагерьларда ял итәчәк

100 бала — мәктәп яны лагерьларында, ә 35 бала шәһәр читендәге лагерьларга китәчәк.

Алар өчен «Кояшкай» балалар сәламәтләндерү лагеры үз ишекләрен ачачак, анда җиде көнлек «Космик сәяхәт» профильле сменасы узачак. Ул 35 укучыга исәпләнгән, шуларның 30ы − авыр тормыш хәлендә булган балалар.
Мәктәп яны лагерьларының язгы җиде көнлек сменасы 100 балага исәпләнгән. Ул 23-30 март көннәрендә 1 нче мәктәп һәм «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы базасында узачак. 11 сыйныф укучылары өчен бердәм имтиханына әзерләнүгә юнәлдерелгән аерым программа каралган. Балалар мәктәп яны лагеренда иртәнге 8дән 15 сәгатькә кадәр булачак, аларны иртәнге, төшке аш һәм полдник белән тәэмин итәчәкләр.

— Язгы каникуллар вакытында балалар мәктәп яны лагерьларында мастер-классларга, шәһәр чараларына, кинога, музейларга йөри алачак, шулай ук төрле уеннар һәм күңел ачулар оештырылачак, — ди мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназ Деготькова.

Лагерьларда 2024 елда Россия Федерациясендә игълан ителгән «Гаилә елы», Татарстан Республикасында «Фәнни-техник үсеш елы» кысаларында тематик чаралар узачак.

Шулай ук авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен республика лагерьларында ял итү өчен 90 урын бирелгән, шуларның 6сы мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен. Әлеге путевкалар буенча балалар «Раздолье» шифаханәсендә, «Кояшкай» савыктыру лагере һәм «Берсут» лагеренда ял итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев