Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 18 октябрьдән халык санын алучылар йорт буенча йөри башлый

Сан алучының паспорт күрсәткән очракта гамәлдәге таныклыгы, планшетлы компьютеры, шарф һәм жилеткасы, зәңгәр сумкасы һәм фонаре булырга тиеш.

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 12нче Бөтенрәсәй халык санын алу уза. Бүгенгеннән, ягъни 18 октябрьдән сан алучылар йорт буенча йөри башлый. Сан алучының паспорт күрсәткән очракта гамәлдәге таныклыгы, планшетлы компьютеры, шарф һәм жилеткасы, зәңгәр сумкасы һәм фонаре булырга тиеш.

15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр илебезнең һәр гражданына Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында электрон сан алу битләрен мөстәкыйль тутырырга була. Интернетта сан алу үткәннән соң, кулланучының Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына халык санын алуны үткәнлекне раслый торган үзенчәлекле кодлар киләчәк. Әлеге кодларны сан алучыга күрсәтергә кирәк булачак. 

Күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр үзәгенә (КФҮ) барып та сан алуда катнашырга мөмкин. Халык санын алу вакытына КФҮ бинасында район дәрәҗәсендәге инструктор өчен бер эш урыны булдырылган. 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр ул халыкка киңәш биреп, планшетлы компьютерда халык санын алуны башкарачак. 

Алабугалылар шәһәрнең Нефтьчеләр проспекты, 1 йорт һәм Нефтьчеләр проспектындагы 44б йортында урнашкан КФҮ адресы буенча халык санын алуда катнаша ала.

Сан алу битләрендә гражданлык хәле, кайсы милләттән булу, социаль-демографик сыйфатнамәләр, миграция, белем, мәшгульлек, торак шартлары турында мәгълүмат теркәлә.

Сан алуның беренче нәтиҗәләре 2022 елда, ахыргы йомгаклары − 2023 елда билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев