Алабугада 2023 елда 6304 мәдәни чара үткәрелгән
Бу 2022 елга караганда 5714кә күбрәк.
Алабуга районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Диләрә Камалова җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә мәдәният идарәсенең 2023 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Идарә структурасына 9 учреждение керә. Болар: «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге, шәһәр мәдәният сарае, үзәкләштерелгән клуб һәм китапханә системалары, халыкка кино-видео хезмәт күрсәтү учреждениесе, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе (музыка һәм сәнгать мәктәпләре).
2023 елда Алабуга районы 670 конкурста һәм фестивальдә катнашкан, аларда 1324 алабугалы төрле номинацияләрдә җиңүче булган. 6304 мәдәни-массакүләм чара үткәрелгән, бу 2022 елга караганда 5714кә күбрәк.
Алабуга муниципаль районы мәдәният учреждениеләре өлкән яшьтәге кешеләргә зур игътибар бирә. Диләрә Әгъзам кызы сүзләренчә, эш формаларының күптөрлелеге өлкән буын кешеләренә кызыклы яшәргә, тамашачылар булып кына түгел, ә барлык чараларда актив катнашучылар булырга да мөмкинлек бирә. Балаларга һәм яшьләргә әхлакый, патриотик тәрбия бирү эшендә аларның белемнәре, тәҗрибәсе, ярдәме бәяләп бетергесез. 2023 елда мәдәният учреждениеләре өлкән буын кешеләре өчен 120дән артык чара үткәргән, аларда 2100 кеше катнаша алган.
Җитәкче сүзләренчә, мәдәният идарәсенең төп максаты — кайда эшләвенә һәм нәрсә белән шөгыльләнүенә карамастан, кешеләрнең талантларын үстерү өчен шартлар тудыру. Беренче муниципаль «Алабуга-Арт» үзешчән сәнгать конкурсы нәкъ шушы максатны тормышка ашырырга ярдәм итә дә инде. Әлеге конкурсны үткәрү фикерен район башлыгы Рөстәм Нуриев тәкъдим иткән иде.
Конкурста 3 меңгә якын кеше, районның 67 предприятиесе һәм оешмасының үзешчән сәнгать коллективлары катнашкан. Катнашучыларны квалификацияле куратор-режиссерлар әзерли, төп остаз — ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов. Шулай ук әлеге конкурс кысаларында ул Алабуга районы режиссерлары һәм укытучылары белән мастер-класслар үткәргән. Конкурсның приз фонды 2,6 милион сум тәшкил итә.
2023 елда районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына, Май чабу халык бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары оештырылган һәм үткәрелгән.
30 августта Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү хөрмәтенә парк һәм скверларда концерт программалары, спорт ярышлары һәм мастер-класслар оештырылган. Төп чара «Яшьләр» стадионында узган. Чараның хедлайнерлары — «Волга-Волга» ансамбле һәм «Смысловые галлюцинации» төркеме.
Шулай ук 30 августта Казанда «Уйна, гармун!» халык иҗаты бәйрәме узган. Анда Алабуга районы вәкилләре һәм иҗат коллективлары да катнашкан. Морт авыл мәдәният йортының талантлы аккомпаниаторы Рөстәм Закиров, «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле, мәдәният сараеның баянчылар ансамбле фестиваль лауреатлары булган.
Районда 24 «Халык» ансамбле һәм 4 «Үрнәк» ансамбль бар.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Алабуга муниципаль районында әһәмиятле чаралар күп оештырылган. Шуларның иң зурысы — Сабантуй бәйрәме. 3 июльдә Алабуга муниципаль районы катнашында оештырылган бәйрәм Ленинград өлкәсенең Энколово авылында узган. Чарада ел саен 100 меңгә якын кеше катнаша.
2023 елда шулай ук «Шәһәрнең мәдәни мохите» җәйге программасы" проекты уңышлы гамәлгә ашырылган, аның кысаларында 350 чара үткәрелгән, аларда 150 меңнән артык кеше катнашкан.
Авыл җирлекләре шулай ук чараларда, конкурсларда һәм фестивальләрдә актив катнаша. 2023 елның июлендә Яңа Анзирка авылында ел саен үткәрелә торган иван-чәй фестивале узган. Сентябрьдә Танайка авылында беренче тапкыр «Суган фестивале» үткәрелгән, ә октябрьдә Олы Качка авылында «Кабак фестивале» оештырылган.
Төп йомгаклау бәйрәм чарасы 2024 елның 31 декабрендә "Гуляй-парк«та узган. Сәхнәдә шәһәр һәм район иҗат коллективларыннан 3 сәгатьлек зур концерт программасы, Яңа ел символының, Кыш бабай һәм Кар Кызының бәйрәм котлавы, муниципаль конкурсларда җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тәкъдим ителгән. Алабугалылар һәм бәйрәм кунаклары өчен Россиянең атказанган артисты Виктор Сорокин һәм Мәскәүнең «ЯР» җыр театры концерты чыгыш ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев