Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 2024 елда 23 йорт капиталь төзекләндереләчәк

Программаны гамәлгә ашыруның гомуми бәясе 207,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

2024 елда капиталь ремонт программасына 23 күп фатирлы йорт кергән. Программаны гамәлгә ашыруның гомуми бәясе 207,5 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре буенча атналык киңәшмәдә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Александр Томилин хәбәр итте.

Программа фасад газүткәргечендә ремонт эшләре үткәрүне, түбәләрне, фундаментны, инженерлык системаларын, лифт җиһазларын ремонтлауны күздә тота.

Капиталь ремонт программасына төзәтмәләр кертелгәннән соң, быел күп фатирлы 5 йортта: Тынычлык проспектындагы 31, 43 һәм 47/16 йортларында, Төзүчеләр урамындагы 1 һәм 3енче йортларда фасадларны җылыту планлаштырыла. Тынычлык проспектындагы 16 нчы һәм Хирург Нечаев урамындагы 11 нче йортның фасадлары җылытылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев