Алабугада 28 машина йөртүче рейд вакытында хокук бозуда тотылган
Рейд бүген иртән узды.
Бүген Алабуга-Гари-Абалач юлында иртәнге рейд узды. Рейд вакытында дәүләт автоинспекторлары 63 транспорт чарасын тикшерде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 28 административ беркетмә төзелде. Шуларның 4се — автобус йөртүчеләр.
Шулай итеп, дәүләт автоинспекторлары түбәндәге кагыйдә бозуларны ачыклаган:9 транспорт чарасының техник җитешсезлеге ачыкланган , куркынычсызлык каешы эләктермәү — 1, тонировка — 9, укылмый торган номер — 1, страховка — 5, документсыз — 1.
Барлык кагыйдә бозучыларга да тиешле беркетмәләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев