Алабугада 3 кеше коронавирус йоктырган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 270 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 270 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 86сы — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 29 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 83 кеше йоктырган. Чаллыда — 23, Түбән Камада — 31, Алабугада 3 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 32 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
1 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 137 518 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев