Алабугада 3 кеше коронавирус йоктырган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 253 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 253 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 28е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 91 кеше йоктырган. Чаллыда — 22, Түбән Камада — 18, Алабугада 3 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 32 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
12 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 140 372 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев