Алабугада 3 кеше коронавирус йоктырган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 260 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 260 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 28е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 30 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 104 кеше йоктырган. Чаллыда — 14, Түбән Камада — 25, Алабугада 3 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 35 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
6 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 138 835 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев