Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 30 елдан артык татар телен укытучы Гөлфия Сәхабиева сайлауларда үз тавышын бирде

Укытучылар беркайчан да мондый олы вакыйгаларга битараф кала алмыйлар.

30 елдан артык гомерен татар телен укытуга багышлаган Сәхабиева Гөлфия Хафиз кызы да бүген үз тавышын бирде. 

Укытучылар беркайчан да мондый олы вакыйгаларга битараф кала алмыйлар. Сайлауларга да алар беренчеләрдән булып киләләр. Укытучы — укучылар өчен һәрвакыт үрнәк. 

Сәхабиева Гөлфия Хафиз кызы «Университет» мәктәбендә, башлыча 5нче мәктәптә, 94нче елдан бирле хезмәт итә, һәм аның хезмәте бик зур — ул балаларда татар теленә мәхәббәт уята. Көн саен ул укучыларга кызыклы дәресләр әзерли, аның укучылары шигырь бәйгеләрендә, иҗади конкурсларда алдынгы урыннарны алалар. Үз эшен чын-чынлап яраткан кеше генә шундый нәтиҗәләргә ирешә аладыр, мөгаен. 

«Сайлауларда катнашыргамы, юкмы?» дигән сорау аның алдында беркайчан да тормаган. 

— Әлбәттә катнашырга! Киләчәк — безнең кулларда. Үзебезнең гражданлык позициясен күрсәтү — безнең бурычыбыз. Тавышыбызны биреп, без үзебезнең, балаларыбызның якты киләчәгенә өлеш кертәбез. Һәм, әлбәттә, бу гамәлебез белән без укучыларыбызга үрнәк күрсәтәбез. Алар да үз илләре өчен, туган җирләре өчен җаваплылыкны тоярга тиешләр. 

Гөлфия Сәхабиева үз тавышын Алабуга политехник көллиятендә урнашкан 1374нче сайлау участогында бирде. Биредә сайлаучыларны татар милли костюмнарына киенгән кызлар каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев