Алабугада 4 кеше коронавирус йоктырган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 260 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 260 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 19ы — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 41 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 83 кеше йоктырган. Чаллыда — 19, Түбән Камада — 15, Алабугада 4 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 35 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
5 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 138 575 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев