Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 4 юридик затның эшчәнлегендә «Ришвәтчелеккә каршы тору турында» маддә таләпләренең бозылуы ачыклаган

Юридик затларның җитәкчеләренә шәһәр прокуратурасы тарафыннан күрсәтмәләр бирелгән.

Алабуга шәһәр прокуратурасы тикшерү барышында Алабугада теркәлгән 4 юридик затның эшчәнлегендә «Ришвәтчелеккә каршы тору турында» маддә таләпләренең бозылуын ачыклаган.

Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Алсу Сафина сүзләренә караганда, күрсәтелгән законның 13.3 маддәсе 1 өлешендә каралганча, оешмалар коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм кабул итәргә тиеш. 
Тикшерелгән оешмаларда андый чаралар күрелмәгән, коррупциягә каршы чараларны үткәрү өчен җаваплы затлар билгеләнмәгән, бу коррупциячел хокук бозуларга китергән.

Ачыкланган хокук бозуларны бетерү өчен, юридик затларның җитәкчеләренә шәһәр прокуратурасы тарафыннан күрсәтмәләр бирелгән. Закон таләпләрен бозу бетерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев