Алабугада 5 кешедә коронавирус ачыкланган
Татарстанда соңгы тәүлектә 525 кеше COVID-19 йоктырган.
Татарстанда кичә 525 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 122се — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 94 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 151 кеше йоктырган. Чаллыда — 71, Түбән Камада — 23, Алабугада 5 кешедә инфекция ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанның 39 районында COVID-19 йоктыручылар ачыкланган.
17 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 132 799 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев