Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 55 зәңгәр чыршы һәм нарат үсентесе утыртылды

Аларны Алабуга урманчылыгы бирде.

Автомобилистлар урамының 12нче йорт ишегалдында ылыслы агачлар утырттылар.

Алабуга урманчылыгы 55 зәңгәр чыршы һәм нарат үсентесе бирде, алар киләчәктә шәһәр ишегалдын бизәп торачак. Агачларны утыртуда «Бердәм Россия» партиясенең Алабуга бүлекчәсе вәкилләре катнашты. Әйтергә кирәк, «Агач утырт» акциясе ел саен үткәрелә. 

Быел агачлар өчен урынны 4нче микрорайонда — Автомобилистлар урамының 12нче йорт ишегалдында сайладылар. Биредәге урын буш иде, киләсе елдан агачлар үсә башлар. 

— Бу үзенә күрә "Йорт янындагы бакча"ның дәвамы булып торачак. Бу территориягә бөтен архитектура ландшафтын кертергә тырышырбыз. Биредә кече архитектура формалары да урнаштырырга җыенабыз. Депутатлар корпусы һәм идарә компанияләре белән бергәләп, агачларны тәрбияләп үстерүне тәэмин итәрбез — ашлама, торф китерүне, су сибүне оештырырбыз, — ди вакытлыча район башлыгы вазифаларын башкаручы Олег Колпаков.

Акцияне оештыручылар билгеләп үткәнчә, шәһәрдә агачлар утыртуны октябрьдә дә дәвам итәргә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев