Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 550 агач һәм 57 мең чәчәк утыртылачак

Шәһәр урамнарында нарат, миләш, юкә, пирамидаль тирәкләр утыртылачак.

Яз көне Алабуганың үзәк урамнарында 550 агач һәм 57 меңнән артык чәчәк үсентесе утыртылачак. 

Төзүчеләр, Бакый Урманче, Нечаев һәм Горький урамнарында 100 төп нарат үсентесе утырту күздә тотыла. Нефтьчеләр проспектында исә 40 юкә утырту планлаштырыла, дип хәбәр итте ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин.

Миләшләрне Нечаев урамында һәм Тынычлык проспектында утыртачаклар. Чаллы шоссесы урамын 340 пирамидаль тирәк бизәп торачак.

Агачлар һәм чәчәкләр утырту 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев