Алабугада 6 кеше талпаннардан зыян күргән
Алар арасында балалар да бар.
Алабуга үзәк район хастаханәсенә талпан тешләгәннән зыян күрүчеләр мөрәҗәгать иткән. Алар арасында балалар да бар.
Медиклар әйтүенчә, бу бөҗәкләр урманда гына түгел, шәһәр паркларында да булырга мөмкин. Быел апрель башыннан алты кешегә талпан кадалган инде. Исегезгә төшерәбез, тәнегездә талпан күрсәгез, аны үзегез алырга ашыкмагыз — медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Талпан эләккән кеше килүгә, без тешләнгән урынны карыйбыз. Талпан булганда, аны алучы табибны чакырабыз. Талпанны лабораториягә тикшерүгә җибәрәбез, — ди АҮРХ кабул итү бүлегенең кизү шәфкать туташы Гөлфия Таишева.
Хайваннар һәм бөҗәкләр тешләве дә яра булып тора, шуңа күрә кабул итү бүлегеннән пациентны алга таба тикшереп дәвалау өчен, травматологка җибәрәләр. Бу айда травматолог-ортопед Рамис Гарифуллин талпан тешләгән 45 яшьлек ир-атны һәм 5 яшьлек баланы караган.
— Талпаннар күп башка йогышлы авыруларны тарата. Иң авыры, әлбәттә, энцефалит һәм вируслы боррелиоз яисә Лайма чире, — ди баш табибның халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин.
Талпаннан саклану өчен урманда яки паркта йөргәндә гади генә саклык чараларын күрү кирәк.
— Талпан берекмәсенгә, тиешле кием кияргә, чалбар балакларын носки эченә, футболкаларны чалбар эченә тыгып куярга кирәк. Кием ачык төстә булса яхшырак, анда талпан тизрәк күренә. Талпаннарны куркыта торган чаралардан да файдалану әһәмиятле, — дип өстәде Азат Гайсин.
Былтыр 178 алабугалыны талпан тешләгән булган. Үткән елның апрелендә 4 кеше мөрәҗәгать иткән булган.
Табиблар алабугалылырга саграк булырга киңәш итә, алда май бәйрәмнәре.
Әйтергә кирәк, Алабугада халык күпләп йөри торган ял урыннарын талпаннарга һәм озынборын личинкаларына каршы эшкәртүне һава шартлары уңайлангач башланачак, дип хәбәр иттеләр Эпидемиология һәм гигиена үзәгендә. Хәзергә территорияләрне кимерүчеләргә каршы эшкәртәләр һәм талпаннарның санын исәплиләр. Бу эшләр шәһәрнең парк һәм бакчаларында, Алабуга шәһәрлеге тирәсендә бара инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев