Алабугада 6 кешедә коронавирус ачыкланган
Татарстанда соңгы тәүлектә 638 кеше COVID-19 йоктырган.
Татарстанда кичә 638 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 133е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 86 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 244 кеше йоктырган. Чаллыда — 64, Түбән Камада — 32, Алабугада 6 кешедә инфекция ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанның 39 районында COVID-19 йоктыручылар ачыкланган.
11 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 129 356 очрагы теркәлгән.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев