Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 6 кешегә урамда спиртлы эчемлекләр кулланган өчен штраф салынган

Бу хакта полиция бүлегендә сөйләделәр.

Алабугада атна эчендә 270 кешегә административ беркетмә төзелгән. Мондый мәгълүматны полициянең җирле бүлекчәсендә китерделәр.

Бер атна эчендә 270 кешегә административ беркетмә төзелгән:
— вак хулиганлык кылган өчен — 4 кеше;
— административ штрафны вакытында түләмәгән өчен 9 кеше җавап бирәчәк;
— урамнарда һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 6 кешегә беркетмә төзелгән;
— төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен 1 алабугалы җавап бирәчәк;
— административ күзәтчелекне бозган өчен 13 беркетмә төзелде;
— 4 кеше полиция хезмәткәрләрен ялганлап чакырган өчен җавапка тартылган;
— 207 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 8е исерек хәлдә автотранспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев